Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре тарафыннан мониторинг үткәрү максатыннан Әгерҗе шәһәренең сәүдә объектларына бару оештырылды. Белгечләр шәһәрнең 7 кибетен колачлады. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы дәүләт муниципаль оешмалары сатып ала торган азык-төлек товарларына максималь бәяләрне формалаштыру турында» 2017 елның 25 сентябрендәге 715 номерлы карары нигезендә бүлек хезмәткәрләре тарафыннан «Магнит» һәм «Пятерочка» кибетләрендә 188 төр продукция буенча бәяләр мониторингы үткәрелде. Әгерҗе РайПосының «Продукты», «Табыш», «Любимый», «Продуктовый Рай» кибетләрендә 24 исемдәге социаль әһәмиятле азык-төлек товарларына бәяләр мониторингы үткәрелде.
Белгечләр шулай ук сыраның тәкъдим ителүен өйрәнделәр, сыраның ассортиментына һәм минималь ваклап сату бәясен үтәүгә аерым игътибар бирелде.
Мониторинг барышында кибетләрдә кибет җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре белән консультация эше үткәрелде. Россия Федерациясенең 07.02.1992 елгы 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының төп статьялары аңлатыла. Белгечләр кулланучылар базары өлкәсендәге барлык сорауларга квалификацияле җаваплар бирделәр, кайнар линия телефоны эше турында хәбәр иттеләр: 8(8552)71-43-03.
Яр Чаллы территориаль органы белгечләре ведомство карамагындагы районнарга мондый күчмә чараларны даими рәвештә үткәрә.