Нурлат шәһәрендә бал фестивале узды

2023 елның 16 августы, чәршәмбе

Бал фестивале Нурлат умартачылары ассоциациясе тарафыннан районда умартачылыкны үстерү программасы кысаларында үткәрелә. Ул дистәләгән һәвәскәр һәм профессиональ бал җитештерүчеләрне җыя. Иртәнге сәгать 9дан бал сату күргәзмәсе башланды, анда фестивальнең теләсә кайсы кунагы умартачылар продукциясе белән таныша, яраткан сортларын татып карый һәм сатып ала алды. Күргәзмәгә килгән кешеләр арасында балны күп тапкырлар сатып алган таныш умартачыны эзләүчеләр шактый.

Ярминкәдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Алия Гәрәева катнашты. Шәһәр һәм район халкы, кунаклары кирәкле товарларны сатып алудан тыш, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация дә ала алды.

Чара барышында кулланучылар мөнәсәбәтләре өлкәсендә актуаль темаларга мәгълүмати белешмәләр һәм буклетлар таратылды. Буклетлардагы мәгълүмат тар юнәлешле, бу кулланучыга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә кызыксындырган мәсьәләгә җавап алырга һәм аны нәтиҗәле хәл итәргә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International