Бөгелмә шәһәрендә профилактик визит уздырылды

2023 елның 17 августы, пәнҗешәмбе

Чираттагы профилактик чараны (профилактик визит) Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлеге хезмәткәре Лилия Степанова Бөгелмә шәһәренең бер кибетендә сыра һәм сыра эчемлекләре сидр, пуаре һәм әче бал сатуны гамәлгә ашыручы «А» индивидуаль эшкуарына карата уздырды.

Профилактик визит инспекторлар тарафыннан эшчәнлек алып барылган урын буенча профилактик әңгәмә формасында яки видео-конференц-элемтә ярдәмендә үткәрелә. Визит барышында контрольдә тотылган объектка аның эшчәнлегенә яки аңа караган контроль объектларына карата куелган мәҗбүри таләпләр турында хәбәр ителә.

Профилактик визит барышында контрольдә тотылган затка «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 31.07.2020 елның 248-ФЗ номерлы Федераль законның 50 статьясында билгеләнгән тәртиптә консультация бирү гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International