Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЭЭБ һәм ПК бүлеге хезмәткәрләре шәһәрнең спа-салоннарының берсендә җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять тарафыннан алкоголь продукциясен законсыз сату фактын ачыкладылар. Алынган алкоголь продукциясенең гомуми саны 46 шешә (31,61 л) тәшкил итә.
Әлеге хокук бозу өчен административ җаваплылык РФ Административ хокук бозулар кодексының 14.19 статьясының 14.16 статьясының 2 өлеше, 14.16 статьясының 3 өлешендә каралган (этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә дәүләт исәп-хисабын бозу; этил спирты әйләнеше (ваклап сатудан тыш), алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүнең һәм әйләнешенең законлылыгын раслаучы документлардан башка сату; этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукцияне тиешле лицензиясез җитештерү яки әйләнеше).
Материал Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына тапшырылды. Планнан тыш документаль тикшерү үткәреләчәк.