Әтнә районы КФҮ консультация пунктында гражданнарны кабул итү үткәрелде

2023 елның 22 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Әтнә районы КФҮ ДБУ филиалында Кулланучылар хокукларын яклау турында РФ законнарын аңлатып, кулланучылар өчен кабул итү үткәрде.

Гражданнарга һәр конкрет ситуациядә аларның хокуклары һәм бу хокукларны Россия Федерациясе законнары нигезендә гамәлгә ашыру тәртибе аңлатыла.

Чара барышында тиешле сыйфатсыз товар сатып алынган очракта кулланучылар хокуклары, тиешле сыйфатлы товарны алмашу, кулланучы тарафыннан тиешле таләпләр кую вакыты турында сораулар тикшерелде, техник яктан катлаулы товарлар исемлеге белән таныштырылды, дистанцион ысул белән сатып алынган товарның кимчелекләре ачыкланганда гамәлләр алгоритмы, шулай ук аларның сроклары аңлатылды.

Шулай ук Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр буенча территориаль орган реквизитлары белән белешмәлекләр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International