2023 елның 7 ае йомгаклары буенча Биектау муниципаль районында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм туктату буенча ведомствоара комиссия утырышы узды

2023 елның 22 августы, сишәмбе

2023 елның 22 августында Биектау районы администрациясе бинасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы катнашында 2023 елның 7 ае йомгаклары буенча алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм туктату буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды.

Утырыш барышында төп күрсәткечләр каралды, комиссия әгъзаларының хисаплары тыңланды һәм алдагы эшнең юнәлешләре билгеләнде.

Гомумән алганда, алкоголь продукциясен ваклап сату күләме 2022 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 14% ка, сыра һәм сыра эчемлекләре сату күләме 9% ка арткан. Шул ук вакытта Татарстан Республикасы җитештергән сыра сату күләме узган ел дәрәҗәсендә сакланып калган.

Районда халыкны сыйфатлы продукция белән тәэмин итү буенча барлык кирәкле чаралар күрелүгә карамастан, 2023 елда  үлем белән тәмамланган 4 агулану очрагы теркәлгән.

Алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге бозуларны кисәтү максатыннан, гамәлдәге чикләүләр шартларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләре тарафыннан тиешле профилактик эш алып барыла. Әйтик, агымдагы елның 7 аенда Казан территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан 15 профилактик визит үткәрелде, алар барышында хуҗалык итүче субъектларга 13 очракта алкоголь базары мәсьәләләре буенча консультацияләр бирелде. Хуҗалык субъектлары белән хезмәттәшлек итмичә чаралар барышында ачыкланган хокук бозулар фактлары буенча 39 кисәтү игълан ителде.

Алкоголь базарында хокук бозуларны ачыклау һәм булдырмау эшенең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан район халкын «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы аша алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге барлык реаль хокук бозулар турында хәбәр итүләрен яки Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә язма гаризалар белән мөрәҗәгать итүләрен сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International