Яңа уку елына сатып алулар башкарырга җыенганда шуны истә тотарга кирәк: яхшы сумка — баланың сәламәтлеге турында кайгырту, шуңа күрә аңа экономияләп булмый. Хәзерге укучылар үз дәреслекләрен һәм дәфтәрләрен ранецларда яки рюкзакларда йөртәләр.
Аларның төп аермасы нәрсәдә икәнен аңларга кирәк: ранец — каты каркаслы корпуслы һәм тыгыз аркалы каешлардагы сумка; рюкзак — каты каркассыз каешлардагы сумка. Аның төп өстенлеге шунда ки, аны бер җилкәдә йөртү уңайсыз, сколиоз барлыкка килергә мөмкин.
Сумканы сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк:
- ГОСТ нормалары буенча буш сумканың авырлыгы 1 килограммнан артмаска тиеш;
- сатып алыр алдыннан сумканың өске кыры мәктәп укучысының баш артына тиеп тормасын, ә аскы кыры билгә басым ясамавын тикшерергә кирәк;
- башлангыч мәктәп укучыларына каты каркаслы ранец алырга кирәк, ә рюкзак югары мәктәп укучыларына туры килергә мөмкин;
- ярымкаты оропедик аркалы сумкаларны сайларга кирәк;
- сумка ясау өчен су үткәрми торган ныклы нейлон тукымасы кулланылырга тиеш; пластик яки резин төбе булса тагын да яхшы;
- сумка каешлары нык һәм көйләнә торган булырга тиеш, каешларның идеаль киңлеге 4-5 см;
- сумка эчендәге урын берничә бүлеккә бүленгәндә уңайлы; төп бүлекләр закмок белән ябылырга тиеш;
- декорациянең һәм куркынычсызлыкның иң мөһим элементы - сумканың ян-якларында яки аның каешларындагы яктылыкны чагылдыручы тасма.
«Кулланучы хокукларын яклау турында» гы закон нигезендә мәктәп, шәһәр яки поход рюкзаклары тиешле сыйфатсыз (бозылган) һәм тиешле сыйфатлы булган чракта сатучыга кире кайтарылырга мөмкин.
«Кулланучылар хокукларын яклау турында» гы Законның 25 статьясындагы 1 пунктыннан чыгып, сатучы түбәндәге шартларны үтәгәндә тиешле сыйфатлы товарны кабул итәргә тиеш:
- товар кулланылмаган;
- товар күренеше һәм төрү сакланып калган;
- ярлыклар һәм пломбалар бозылмаган;
- касса яки товар чеклары булу, әгәр чек юк икән, шаһитлар күрсәтмәләре белән ныгытылган дәлилләр булганда кире кайтару мөмкин.
Әгәр шәһәр, мәктәп яки поход рюкзагы тиешле сыйфатта булмаса, ягъни, хокук бозулар, кимчелекләр ачыкланса, «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законның 18 статьясы нигезендә сатып алучы берничә таләпкә хокуклы:
- аны кире кайтару һәм акчаны алу;
- шул ук характеристикалы товарны яңасына алмаштыру;
- бушлай нигездә ремонт үткәрүгә;
- бәядәге аерманы түләп, башка характеристикалы товарга алмашу;
- якларның килешүе буенча, товарның бәясен тапкан җитешсезлек күләменә тиң төшерү.
Хокукларны һәм законлы мәнфәгатьләрне яклау мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә 71-43-03 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.