Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы башлыгы Вадим Шипиловның Сарман муниципаль районына эшлекле сәфәре булды. Сәфәр кысаларында районның азык-төлек товарларын, алкогольле продукцияне (шул исәптән сыраны да) ваклап сатуны гамәлгә ашыручы кайбер сәүдә объектларын әйләнеп чыктылар.
Вадим Николаевич сәүдә вәкилләре белән товар белән тәэмин ителеш һәм продукцияне ваклап сату челтәрләренә китерү мәсьәләләре турында фикер алыша, социаль мөһим товарларга бәяләргә игътибар итә.
Исегезгә төшерәбез, быелның 1 апреленнән республикада DataMatrixС «Честный знак» дип тамгаланган кегаларда сыра һәм аз алкогольле эчемлекләр хәрәкәтен күзәтү механизмын эшләп чыгу буенча Эксперимент башланды. Яңа система һәр сатып алучыга сыраның законлылыгын һәм сыйфатын үзе тикшерергә мөмкинлек бирәчәк. Маркировканы сканерлау гына кирәк. Кушымта саклану вакытын, состав турында мәгълүматны, җитештерүчене күрсәтәчәк. Түбән Кама территориаль органы начальнигы базарда катнашучыларга МТ ГИСта теркәлү, республика Экспериментында катнашучы буларак теркәлү, МТ ГИСта күмәртә оешмаларыннан кегларда маркировкаланган сыра продукциясе алу турындагы мәгълүматны чагылдыру зарурлыгы һәм аны тутырганда өлешчә чыгарылуы турында искә төшерде.