2023 елның 23 августында Балык Бистәсе районында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы катнашында 2023 елның 7 ае йомгаклары буенча алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм туктату буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды.
Утырыш барышында төп күрсәткечләр анализланды, комиссия әгъзаларының хисаплары тыңланды һәм алдагы чорга бурычлар билгеләнде.
Агымдагы елның 7 ае нәтиҗәләре буенча, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, алкогольле продукцияне ваклап сату күләме 6 процентка, сыра һәм сыра эчемлекләрен сату күләме 5 процентка арткан. Шул ук вакытта Татарстан Республикасы җитештергән сыра сату күләме 3% ка кимегән.
Уңай момент буларак 2023 елда районда алкоголь эчемлекләре белән агулану фактлары теркәлмәвен билгеләп үтәргә мөмкин.
Алкоголь базарында хокук бозуларны ачыклау һәм булдырмау эшенең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан район халкын «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы аша алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге барлык реаль хокук бозулар турында хәбәр итүләрен яки Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә язма гаризалар белән мөрәҗәгать итүләрен сорыйбыз.