Кулланучы әлифбасы: курьер китергән товарны кабул итеп алганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?

2023 елның 25 августы, җомга

Интернет-кибетләрдә товарларны дистанцион сатып алганда кулланучы һәм сатучы (интернет-кибет) арасында товарны сатып алу-сату буенча мөнәсәбәтләр барлыкка килә, алар Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнар белән көйләнә.

Күпчелек очракта сатып алучы сатып алган товарны сатучы (интернет-кибет) транспорт компанияләре (курьер хезмәтләре) хезмәтләре ярдәмендә китерә. Шул ук вакытта, мондый хезмәтләргә заказчы булып сатучы (интернет-кибет) тора, чөнки аның һәм транспорт компаниясе (курьер хезмәте) арасында кулланучыга товар китерү белән бәйле хезмәтләр күрсәтү буенча килешү төзелгән.

Сатучы транспорт компанияләре (курьер хезмәтләре) хезмәтләре аша китергән товарны алганда, упаковканы зыянның булу-булмавына җентекләп карарга, упаковканы ачарга һәм товарны карарга, аның комплектлыгын бәяләргә кирәк. Товарны алу турында документларга аны караганнан соң гына кул куярга. Әгәр товар зыян күргән очракта, транспорт документларына кул куюдан баш тарту, товарны кабул итмәү һәм ачыкланган кимчелекләрне акт төзеп теркәү һәм кимчелекләрне фотофиксацияләү юлы белән теркәү мәҗбүри.

Интернет-кибеттә дистанцион ысул белән сатып алынган товарны китерү сроклары бозылган икән, хәтта курьер яки транспорт компаниясе товарны китергән очракта да, товарны вакытында тапшыру, алдан түләү суммасын кайтару турындагы барлык таләпләрне, шулай ук зыянны түләтү турындагы дәгъваларны турыдан-туры товар сатучыга җибәрергә кирәк. Чөнки сез, кулланучы буларак, сатып алу-сату килешүе төзедегез.

Товарның чын сатучысына мөрәҗәгать итәргә кирәк (аның турында мәгълүмат товар карточкасында, шулай ук поставщика\сатучының ИНН  билгесе чекта булырга тиеш), аның адресына язма дәгъва җибәреп һәм мөрәҗәгать итү предметына кагылышлы документларның күчермәләрен кушарга онытмагыз. Дәгъваны сатучыга ике данәдә тапшырырга мөмкин, кабул итү турында үз билгесен (мөһер, имза һәм дата белән) алып, яки аны сатучының электрон яки юридик адресына почта аша заказ хаты белән тапшыру турында хәбәр һәм кушымтаның исемлеге белән җибәрергә мөмкин.

Әгәр сатучы дәгъва алганнан соң 10 календарь көн эчендә мөрәҗәгатькә җавап язмаса яки хәлне судка кадәрге тәртиптә җайга салу мөмкин булмаса, тиешле бәхәсне бары тик гражданлык суд эшләре кысаларында гына хәл итәргә мөмкин (Россия Федерациясе Гражданлык кодексының 11 маддәсе).

Шул ук вакытта «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы 07.02.1992 елның  2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының 17 статьясындагы 2 пунктына ярашлы рәвештә, сез судка яшәү урыны (булган урыны) буенча, җавап бирүченең кайда булуы, яисә килешүнең төзелгән яки үтәлгән урыны буенча дәгъва белдерергә хокуклы. Законның 17 статьясының 3 пунктына ярашлы рәвештә, судка мөрәҗәгать иткәндә кулланучылар үз хокукларын бозу белән бәйле эшләр буенча дәүләт пошлинасы түләүдән азат ителәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International