Сыра, сыра эчемлекләрен идентификацияләү чаралары белән маркировкалау кагыйдәләре аңлатылды

2023 елның 28 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре региональ дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда, закон белән саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү һәм зыян китерү куркынычын профилактикалау максатларында сәүдә объектында профилактик визит үткәрделәр.

Әлеге визитны уздыруның нигезе булып шәхси эшмәкәр «В.Р.Ф»ның бер ел элек алкоголь продукциясен ваклап сату өлкәсендә эшчәнлек алып баруга керешүе тора.

Хуҗалык итүче субъект вәкилләре алкогольле һәм спиртлы продукцияне сатуда мөмкин булган хокук бозулар турында, бу өлкәдә законнарда билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне үтәү буенча чаралар турында, алкогольле һәм спиртлы продукцияне сату өлкәсендә дәүләт региональ контролен (күзәтчелеген) оештыру һәм гамәлгә ашыру тәртибе турында, бу өлкәдә законнарда билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне үтәмәгән өчен җаваплылык чаралары турында хәбәр ителде.

Сыра, сыра эчемлекләрен идентификацияләү чаралары белән маркировкалау кагыйдәләре («Честный знак» маркировкалау системасы) РФ Хөкүмәтенең 30.11.2022 елның 2173 номерлы карарына ярашлы рәвештә аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International