Кулланучылар белемнәрен арттыру һәм кулланучылар базарындагы хокук бозуларны кисәтү максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече Илшат Бәдретдинов шәхси эшмәкәр Г.Х. Ихматова сәүдә объекты сатучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укыту семинары үткәрде.
Сатучыларга һәм кулланучыларга Россия Федерациясенең 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законы нигезләмәләре һәм РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары нигезендә аңлатмалар бирелде.
Чара барышында товарлар, җитештерүчеләр турында кирәкле мәгълүматка, шулай ук сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарны алмаштыруга һәм кире кайтаруга, сатыла торган товарларга бәяләрне дөрес рәсмиләштерүгә һәм урнаштыруга, шулай ук кулланучыларга хезмәт күрсәтү культурасына кагылышлы мәсьәләләр каралды.
Чара кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы буклетлар һәм территориаль орган реквизитлары белән визиткалар тарату белән үрелеп барды.