Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына консультация сорап гаилә пары мөрәҗәгать итте. Бер ай элек сатып алынган смартфонның кимчелекләре ачыкланган. Моннан беркем дә сакланмый, ләкин өстәмә проблема барлыкка килгән – алар сатып алган кибет ябылган. Сервис үзәкләренең адреслары озата баручы документациядә күрсәтелмәгән, ә «кайнар линия»дә кулланучыга аңлаешлы җавап бирелмәгән.
Сорау туа:
- Нәрсә эшләргә?
Сатып алучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 18 статьясындагы 3 пунктын аңлаттылар: аның нигезендә кулланучы үз таләпләрен җитештерүчегә, вәкаләтле оешмага яки вәкаләтле шәхси эшмәкәргә, импортерга шул ук маркадагы товарга (шул ук модель һәм (яки) артикулга) алыштыру, товарның кимчелекләрен кичекмәстән түләүсез бетерү турында яки кулланучы яки өченче зат тарафыннан аларны төзәтү чыгымнарын түләтү таләбен кую каралган. Бу таләпләр урынына кулланучы җитештерүчегә яки импортерга сыйфатсыз товарны кире кайтарырга һәм аның өчен түләнгән сумманы кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы.
Шулай итеп, сатып алучыларның үз проблемаларын чишү өчен законлы мөмкинлеге бар.
Ир белән хатынга җаваплы якка язмача дәгъва белдерергә киңәш ителә. Әгәр алар баш тартса, судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Кирәк булганда, территориаль орган белгечләре дәгъва проектын, шулай ук судка дәгъва гаризасын әзерләүдә хокукый ярдәм күрсәтергә әзер.