Менделеевск районының иң зур Тихоново дигән матур исем астындагы авылында «Ралина» кибете бар, ул күптәннән авыл халкын азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар ассортименты белән сөендерә. Бу кибеттә сатып алучыларны хөрмәт итәләр, һәм бу - авылда уңышлы сәүдә итүнең нигезе булып тора.
Кулланучылар базарындагы хокук бозуларны кисәтү һәм кулланучылар белемнәрен арттыру максатыннан, кибеттә кулланучылар белеме мәсьәләләре буенча әңгәмә уздырылды. Кибет хезмәткәрләренә «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карарының төп нигезләмәләре җиткерелде, кызыксындырган мәсьәләләр буенча аңлатмалар бирелде.
Чара кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы буклетлар тарату белән үрелеп барды.