Теләче районының күпфункцияле үзәгендә гражданнарны кабул итү үткәрелде

2023 елның 1 сентябре, җомга

2023 елның 31 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Теләче районы КФҮ ДБУ филиалындагы консультация пунктында гражданнарны кабул итте.

Әлеге чараның максаты - кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату, халыкның кулланучылар буларак белемнәрен арттыру, гражданнарга кулланучылар хокукларын дәүләт һәм җәмәгать яклавының мөһим механизмнары турында мәгълүмат бирү. Чара барышында тиешле таләпләргә туры килмәгән товар сатып алынган очракта кулланучылар хокуклары, тиешле сыйфатлы товарны алмашу, эшләрне башкару (хезмәт күрсәтү) срогы бозылган очракта эш итү тәртибе һ. б. мәсьәләләр тикшерелде.

Ахырда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләренең адреслары һәм телефоннары белән товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүматлы брошюралар һәм буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International