Җирле үзидарә органнары белгечләре өчен кулланучылар хокукларын яклау буенча чара үткәрелде

2023 елның 5 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Иске Казан авыл җирлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова әлеге торак пунктта эшләүче авыл муниципаль хезмәткәрләре өчен укыту семинары үткәрде.

Чара барышында катнашучылар игътибарына Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнар һәм норматив актларның төп нигезләмәләре, шул исәптән «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы, 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату Кагыйдәләре һәм 2020 елның сентябрендәге 1514 номерлы Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү Кагыйдәләре җиткерелде.

Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләсе буенча килгән барлык мөрәҗәгатьләргә гамәлдәге закон нигезендә квалификацияле аңлатмалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International