«Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» дип аталган дәрес үткәрдек

2023 елның 5 сентябре, сишәмбе

Белем көне - ул безгә белем алуның никадәр кыйммәтле булуын, һәр укучы өчен дөньяда үз урынын табу, кешеләргә, илгә файдалы булачак һөнәрне үзләштерү омтылышының никадәр актуаль булуын искә төшерә торган бәйрәм.

Чирмешән муниципаль районының 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә, 6нчы сыйныфта «Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр» дип аталган дәресендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре чыгыш ясады. Әлеге чараның максаты - укучыларның яңа белемнәр алуга, шул исәптән кулланучылар базары өлкәсендә дә, мотивациясен арттыру. Балалар «кулланучы» төшенчәсен тикшерделәр, кулланучы хокукларын билгеләүче закон турында сөйләштеләр. Безнең белгеч Румия Сөләйманова балаларга кызыклы ачышлар, чараларда актив катнашуларын теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International