Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре кулланучылар хокукларын бозуны булдырмау һәм кисәтү максатыннан кулланучылар базарының төрле өлкәләрендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык субъектлары вәкилләре белән даими рәвештә консультация-аңлату эше алып баралар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече шәхси эшмәкәр Хафизов Д.Л.ның сәүдә объектында (Арча шәһәре) кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә сатучылар өчен аңлату эшләре үткәрде. Әлеге сәүдә объектында азык-төлек товарлары да, көндәлек ихтыяҗ товарлары да сатыла.
Аларны дөрес сайлап алу мөмкинлеген тәэмин итүче товарлар турында кирәкле һәм ышанычлы мәгълүмат бирү, сатыла торган товарларның сыйфатын һәм куркынычсызлыгын раслаучы кирәкле ярдәмче документлар булу турында конкрет аңлатмалар бирелде. Сатучыларның игътибарын продуктлар саклауның температура режимына, яраклылык срокларына һәм товар күршелеген үтәүгә юнәлттеләр.
Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү турында мәгълүмат белән бушлай басма продукция тәкъдим ителде.