Бәяләр мониторингы һәм аңлату эшләре үткәрелде

2023 елның 6 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан даими рәвештә үткәрелә торган социаль әһәмиятле азык-төлек товарларына бәяләр мониторингы кибет сатучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укыту белән бергә бара. Әйтик, Эльвира Вәлиева Лента гипермаркеты хезмәткәрләрен Россия Федерациясенең 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Кулланучылар хокукларын яклау турында законы нигезләмәләре, РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән билгеләнгән ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләре белән таныштырды. Сатып алучылар арасында гамәлдәге законнарны аңлаткан брошюралар һәм буклетлар рәвешендә белешмәлекләр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International