Халыкның куллану һәм хокукый белемнәрен арттыру, шулай ук Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча практик ярдәм күрсәтү өлкәсен киңәйтү максатларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре «Радужный» сәүдә үзәгендә күчмә профилактика эше үткәрделәр.
Консультация барышында белгечләр кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать иткән барлык сатып алучыларга һәм эшмәкәрләргә гамәлдәге законнарны аңлаттылар.
Кулланучылар җиһазларны, техник яктан катлаулы товарларны, сыйфатсыз кәрәзле телефоннарны кире кайтару, яраклылык вакыты чыккан азык-төлек товарларын сату, кием һәм аяк киеме сату, шулай ук сыйфатсыз финанс, медицина, транспорт хезмәтләре күрсәтү мәсьәләләре буенча җентекле консультацияләр алдылар.
Барлык катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча белешмәлекләр таратылды.