2023 елның 8 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «ЦРПТ» «Честный знак» ҖЧҖ, Татарстан Республикасы сыра Ассоциациясе белән берлектә видео-конференц-элемтә режимында республика территориясендә сыра продукциясен җиткерүче 25тән артык күмәртә оешма вәкилләрен җыйды.
Киңәшмәдә шулай ук җитештерүче предприятиеләр, ваклап сату оешмалары вәкилләре, шәхси эшмәкәрләр һ. б. катнашты.
Очрашу кысаларында сыра продукциясе әйләнешендә катнашучыларга чираттагы тапкыр МТ «Честный знак» ГИСында сыра продукциясен эзләп табу буенча эксперимент, үз программа продуктларын эшләп бетерү кирәклеге, МТ ГИСына сыра алу һәм җибәрү турында мәгълүмат кертү кирәклеге турында хәбәр ителде.
Презентация күрсәтелгән сылтама буенча урнаштырылган:
https://gosalcogol.tatarstan.ru/file/pub/pub_3854837.pptx