Кибеттә сатып алулардан аермалы буларак, дистанцион сатып алу ысулы товарны сайлау, заказ бирү һәм түләү моментлары, кагыйдә буларак, бер берсенә туры килми. Бу бәхәсле хәлләргә китерергә мөмкин.
Дистанцион ысул белән сатып алынган товарга карата бәхәсләр, кагыйдә буларак, түбәндәге очракларда барлыкка килә:
- кулланучы товар алган вакытта товарның заказга туры килмәве ачыклану (мәсәлән, төс, төсмере);
- сатып алучыга сыйфатсыз товар китерелү;
- товар я китерелмәгән, я сатучы билгеләгән срокны бозып китерелгән.
Бәхәс килеп чыкканда язма дәгъва җибәрергә кирәк (хәлне тасвирларга һәм таләпләрне күрсәтергә, шулай ук мәсьәләнең асылына кагылышлы документларның күчермәләрен кушарга). Дәгъваның юнәлеше һәм формасы турында сатучы урнаштырган мәгълүмат булмаса, аны сатучыга ике нөсхәдә тапшырырга, үз нөсхәсендә кабул итү турында билге (мөһер, имза, дата) алып, яисә аны электрон адреска (булган очракта) яки сатучының юридик адресына Россия почтасы буенча заказ хаты белән тапшыру турында хәбәрнамә һәм кушымтаның исемлеге белән җибәрергә кирәк.
Әгәр сезнең мөрәҗәгатьне алганнан соң ун көн эчендә әлеге хәлне судка кадәрге тәртиптә хәл итү мөмкин булмаса, бәхәс бары тик гражданлык суд эшләре кысаларында гына хәл ителергә мөмкин.
Игътибар итегез, зур интернет платформалар (OZON, Яндекс.Маркет, Wildberries һәм башкалар), үз хокукый асылы буенча еш кына агрегаторлар булып торалар. Агрегатор Интернет челтәрендә программалар һәм (яки) сайтлар хуҗасы булган һәм кулланучыга бер үк вакытта сатучының товарны сатып алу-сату килешүе төзү тәкъдиме белән танышырга, сатучы белән сатып алу-сату килешүе төзергә, шулай ук күрсәтелгән товарны алдан түләргә мөмкинлек бирүче оешма. Күпчелек очракта сәүдә мәйданчыгы товар сатучы түгел. Сәүдә мәйданчыгында товар сатып алганда һәм бәхәс булганда, таләпләрне турыдан-туры сатучыга күрсәтергә кирәк. Моны агрегаторның шәхси кабинеты аша яки сатучының үзенә турыдан-туры мөрәҗәгать итеп эшләргә мөмкин. Сатучы турында мәгълүмат товар карточкаларында, шулай ук сатучы/тәэмин итүченең ИНН күрсәтмәсе белән сатып алу чекларында бар.