Кибеттә сатып алулардан аермалы буларак, дистанцион сатып алу ысулы товарны сайлау, заказ бирү һәм түләү моментлары, кагыйдә буларак, бер берсенә туры килми. Бу бәхәсле хәлләргә китерергә мөмкин.
Дистанцион ысул белән сатып алынган товарга карата бәхәсләр, кагыйдә буларак, түбәндәге очракларда барлыкка килә:
- кулланучы товар алган вакытта товарның заказга туры килмәве ачыклану (мәсәлән, төс, төсмере);
- сатып алучыга сыйфатсыз товар китерелү;
- товар я китерелмәгән, я сатучы билгеләгән срокны бозып китерелгән.
Хәзерге вакытта Интернет челтәрендә товарлар сатып алу, хезмәт кхрсәтүләргә заказлар бирү гадәти күренеш булып тора. Онлайн-шоппинг кибеткә чыгып товарлар эзләп йөрегәнгә караганда уңайлырак һәм тизрәк. Интернет заказлар өчен банк картасыннан файдаланып та, акча белән дә түләп була. Онлайн-кибетләрдә сатып алуның тагын бер өстенлеге – анда товарлар арзанрак. Ләкин, челтәрдә сатып алуларның кхпсанлы уңай якларыннан тыш, тискәре яклары булуны да истән чыгармаска кирәк. Мисал өчен, сайланган товарны кулга тотып карап булмый, мошенникларга очрарга мөмкин булуны да онытмагыз, кайберәүләр сыйфатсыз товар тәкъдим итәргә, икенчеләре фейк булырга, өченчеләре исә банк карталары турында мәгълүмат аучылары булырга мөмкин.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына кулланучы Интернет-кибет аша сатып алынган күлмәкне кире кайтарып буламы, дигән сорау белән мөрәҗәгать итте.
«Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-I номерлы РФ Законының 26.1 статьясы нигезендә, кулланучы товарны тапшырганчы теләсә кайсы вакытта, ә товарны тапшырганнан соң җиде көн дәвамында товардан баш тартырга хокуклы.