Кизү тору кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре тарафыннан Байлар Сабасындагы күпфункцияле үзәктә консультация өстәле оештырылды. Анда катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап ала алдылар. Барлык сорауларга да гамәлдәге закон нигезендә җаваплар бирелде.
Әлеге чаралар сыйфатлы товарлар, эшләр һәм хезмәтләр файдасына дөрес сайлау күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән.
Барлык катнашучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән кулланучылар мөнәсәбәтләре өлкәсендәге актуаль темаларга мәгълүмати буклетлар таратылды.