Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Рөстәм Фәрхуллин шәхси эшмәкәр Р.И. Тапайкина (Саба районы) сәүдә объектында сатучылар өчен семинар үткәрде. Чара барышында белгеч коррупциягә каршы юнәлешле, финанс грамоталылыгы турында мәгълүмат бирде һәм мәгълүмати материаллар таратты.
Чара кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату максатыннан үткәрелде һәм Татарстан Республикасы кулланучылар базарында гамәлгә ашырыла торган товарларның, эшләрнең һәм хезмәтләрнең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелде, товарларның һәм хезмәтләрнең сыйфаты проблемасына, товарлар ассортиментын киңәйтүгә, бәяләрне дөрес рәсмиләштерүгә игътибар бирелде.