2023 елның 14 сентябрендә Балтач районының Ципья авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ләйсән Абдуллина һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова чираттагы күчмә кабул итү үткәрделәр. Күчмә кабул итү турында халыкка җәмәгать урыннарында һәм мәгълүмат стендларында урнаштырылган белдерүләр аша хәбәр ителә.
Очрашу барышында Кулланучылар хокукларын яклау, күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү, шулай ук алкоголь базары өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде.
Барлык сорауларга да эшмәкәрләр һәм авыл халкы эчтәлекле җаваплар алды. Һәр мәсьәлә буенча эш итү алгоритмнары бирелде.
Катнашучылар оештыручыларга кабул итүләре, файдалы мәгълүматлары өчен рәхмәт белдерделәр һәм авыл халкының мондый чараларга мохтаҗ булуын билгеләп үттеләр.
Чара кулланучылар өчен төрле тематикалы буклетлар тарату белән үрелеп барды.