2023 елның 15 сентябрендә Кукмара районының Туембаш авыл җирлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре һәм авыл җирлеге башлыгы катнашында кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү булды.
Чара барышында Россия Федерациясенең 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законы, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган сәүдә кагыйдәләре һ.б. нигезендә аңлатмалар бирелде.
Авыл җирлеге белгечләре, шулай ук авыл гражданнары әлеге чараны оештырганнары һәм үткәргәннәре өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләренә зур рәхмәт белдерделәр.