Өлкән яшьтәге кешеләр халыкның социаль яктан якланмаган категориясенә карый, алар аерым игътибар, кайгыртуга, аларның тормыш проблемаларын хәл итүдә катнашу һәм ярдәм итүне, аларның законлы хокукларын яклауны таләп итә. Әйтик, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Рөстәм Фәрхуллин Саба муниципаль районында "Балкыш" тернәкләндерү үзәге" коммерцияле булмаган автоном оешмасында олы яшьтәге кешеләр белән әңгәмә үткәрде. Очрашуның максаты - өлкән яшьтәге кешеләрнең хокукый культурасы дәрәҗәсен күтәрү, аларны закон нигезләре белән таныштыру, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә өлкән яшьтәге кешеләргә карата хокук бозуларны профилактикалау.
Чараны үткәрү кысаларында өлкән яшьтәге кешеләр товарлар сатып алганда, эш һәм хезмәтләр өчен килешүләр төзегәндә еш очраткан проблемалар турында фикер алыштылар. Гражданнар эләгә торган типик хәлләр каралды. Үзеңне намуссыз сатучылардан һәм башкаручылардан ничек сакларга кирәклеге турында киңәшләр бирелде.
Тыңлаучылар сыйфатсыз товарлар сатып алуда барлыкка килгән төрле ситуацияләрне тикшерүдә актив катнаштылар, тормыш мисалларын китерделәр һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә яңа белемнәр нигезендә үз сорауларына җавап эзләделәр. Чара барышында «Кулланучы өчен белешмә» буклетлары тапшырылды.