2023 елның 18 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре шәхси эшмәкәр Хәсәнҗанова Н.М. сәүдә объекты хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укыту семинары үткәрде.
Мәгълүмат стендында кирәкле документлар булу буенча консультацияләр бирелде, сатыла торган азык-төлек товарларына бәяләрне дөрес рәсмиләштерү һәм урнаштыру турында мәгълүмат бирелде. Төп басым сатыла торган азык-төлек товарларының сыйфатын раслаучы документлар булуга ясалды.