Иске Ромашкино авылында яшәүчеләргә консультацияләр бирелде

2023 елның 21 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан Чистай муниципаль районы Иске Ромашкино авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату максатыннан авыл халкы белән очрашу оештырылды һәм авыл җирлеге башкарма комитеты белгечләре өчен семинар-уку үткәрелде.

Чаралар барышында Кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормаларын карадылар, шул исәптән, катнашучыларның үтенече буенча, куелган тәрәзәләрдә җитешсезлекләр ачыкланган очракта кулланучыларның хокукларын аңлаттылар. Территориаль орган башлыгы вазыйфаларын башкаручының шәхси кабул итүендә сатучының касса чегын югалту сәбәпле шуруповертны гарантияле ремонтлаудан баш тартуы һәм кулланучының тиешле сыйфатлы товарны алмаштыру хокукы аңлатылды.

ОМС белгечләре өчен семинар-уку авыл җирлеге башлыгы катнашында узды. Уңайлы шартларда тиешле сыйфатлы һәм тиешсез сыйфатлы товарларны кире кайтару тәртибе турында фикер алыштылар, шул исәптән товарларны дистанцион ысул белән сатуга бәйле бәхәсле ситуацияләрне дә карадылар. Семинарда онлайн-кибетләрдә сатып алынган сыйфатлы товарларны кире кайтару буенча законнарның кайбер нечкәлекләре каралды.

Чаралар барышында Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре белән беррәттән «Коррупциягә каршы тору турында» Федераль закон нормалары да каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International