Спасслыларга кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар аңлатылды

2023 елның 21 сентябре, пәнҗешәмбе

Халыкның хокукый белемен арттыру һәм кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү максатларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Спас районы КФҮдә халыкка консультация бирде.

Чара барышында гражданнарга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре җиткерелде, РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләре аңлатылды.

Гамәлдәге законнар кысаларында техник яктан катлаулы товарларга гарантияле хезмәт күрсәтү, товарларга экспертиза үткәрү нигезләре мәсьәләләре каралды, шулай ук сыйфатсыз товарны кире кайтару процедурасы аңлатылды.

Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә дәгъва һәм дәгъва белдерүләре үрнәкләре белән мәгълүмати буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International