Теләче районы Иске Җөри авылы халкы белән очрашу узды

2023 елның 19 сентябре, сишәмбе

2023 елның 19 сентябрендә Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының Иске Җөри авыл җирлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан халык белән кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукция сату мәсьәләләре буенча очрашу уздырылды.

Әлеге чараның максаты - кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату, халыкның кулланучылар белемен арттыру, гражданнарга кулланучылар хокукларын дәүләт һәм җәмәгать яклавының мөһим механизмнары турында мәгълүмат бирү.

Чара ахырында «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләренең адреслары һәм телефоннары, товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүматлы брошюралар һәм буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International