2023 елның 15 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Ирина Галимова «Хыял» җиһазлар кибете сатучылары өчен семинар үткәрде. Чараның төп юнәлеше - кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар нормасын, РФ Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары белән расланган сәүдә кагыйдәләрен сатучыларга җиткерү.
Чара ахырында кулланучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләренең адреслары һәм телефоннары, товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүматлы брошюралар һәм буклетлар таратылды.