Балтач муниципаль районының Балтач шәһәр тибындагы ярминкә мәйданында һәр пәнҗешәмбе Татарстан Республикасының җирле җитештерүчеләренең продукцияләрен сату ярминкәсе уза.
Ярминкәнең максаты - җирле җитештерү продукциясе товарларын алга этәрү, шулай ук кече бизнеста катнашучыларга ярдәм итү.
Атналык ярминкәдә үз продукциясен «Икмәк» ПБ, «Закиров Р.М» КФХ, «Җәмәгать туклануы» ПБ, «Бәхет» ҖЧҖ, «Каймак» кибете, «Арча» ҖЧҖ тәкъдим итә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре кулланучылар өчен мәгълүмати акция үткәрде, аның барышында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге төп хокуклары, аларга сыйфатсыз товар сатылган очракта, нинди эшләр башкарырга кирәклеге аңлатылды.
Чарада катнашучылар Арча территориаль органы хезмәткәренә үткәрелгән чаралары өчен рәхмәт белдерделәр һәм киләчәктә дә шундый чаралар уздырырга кирәк икәнлеген белдерделәр. Чаралар барышында барлык катнашучыларга кулланучылар өчен белешмәлекләр, кулланучылар хокукларын яклау буенча мәгълүмати-агарту буклетлары таратылды.