2023 елның 21 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече Әтнә районы Кушар төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7-9 сыйныф укучылары белән кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату буенча очрашу үткәрде.
Дәреснең максаты - укучыларны Россия дәүләтендә кулланучының хокукый статусы белән таныштыру, кулланучы хокуклары бозылган очракта дөрес гамәлләр формалаштыру, бу өлкәдә үз хокукларын яклауның элементар күнекмәләрен кертү.
Укучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына республика Олимпиадасы турында мәгълүмат бирелде һәм аны үткәрү тәртибе аңлатылды.
Интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә товарлар һәм хезмәтләр сатып алганда кулланучыларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауның хокукый механизмнарын камилләштерү мәсьәләләре буенча аңлатмалар бирелде.
Бу белемнәр Олимпиадада катнашучыларга, ә киләчәктә тормышта да файдалы булачак. Махсус белем бирү сәләте булган укучылар өчен Олимпиада хәрәкәтендә катнашу бик мөһим, чөнки бу: аларның үз-үзләрен тормышка ашыруына ярдәм итә; билгеле бер өлкәдә аларның белемнәрен киңәйтүгә һәм тирәнәйтүгә ярдәм итә; киләчәк һөнәр сайлауны билгеләргә мөмкинлек бирә.
Дәрес барышында укучыларга кулланучылар өчен белешмәлекләр, кулланучылар өчен газета таратылды һәм кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде.