Биектау районында профилактика чаралары уздырылды

2023 елның 22 сентябре, җомга

2023 елның 21 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре тарафыннан ведомство карамагындагы Биектау муниципаль районы территориясендә кулланучылар хокукларын яклау, шулай ук хуҗалык субъектлары белән кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфаты һәм культурасы мәсьәләләрендә халыкның хокукый белемен һәм мәгълүматлаштыру дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән чаралар уздырылды.

Катнашучылар Россия Федерациясенең 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы  «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының төп нигезләмәләре белән танышты.

Кизү тору барышында Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече катнашучыларга кулланучылар шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибен, сатып алучылар өчен сатучы һәм сатыла торган товар турында кирәкле мәгълүмат булу, бәяләмәләр һәм тәкъдимнәр китабы бирү турындагы таләпләрне аңлатты.

Шулай ук, хезмәткәр социаль әһәмиятле товарларга мониторинг үткәрде. Супермаркетлар мегаполисларда яшәүчеләр өчен гадәти күренешкә әверелсә, авылда кибет кенә бар, анда кулланучылар азык-төлек һәм башка товарлар сатып алу өчен мөрәҗәгать итәләр. Тәкъдим ителгән продукт ассортиментының киңлеге генә түгел, ә бәяләр тотрыклылыгы да мөһим, бигрәк тә бу социаль әһәмиятле азык-төлеккә бәяләргә кагыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International