«Минимаркет» кибете хезмәткәрләренә законнар аңлатылды

2023 елның 22 сентябре, җомга

Соңгы вакытта кулланучылар хокукларын яклауга, халыкка җитештерелә һәм сатыла торган халык куллану товарларының сыйфатын арттыруга юнәлдерелгән норматив актлар даими яңартылып тора.

Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнардагы үзгәрешләрне аңлату өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече «Спас оптторгы» ПО «Минимаркет»  кибете сатучылары өчен укулар үткәрде.

Сәүдә предприятиесе хезмәткәрләренә сатыла торган товарларга бәяләрне рәсмиләштерү кагыйдәләре турында консультацияләр бирелде, кулланучыга товарларны дөрес сайлап алу мөмкинлеген тәэмин итү өчен кирәкле һәм ышанычлы мәгълүматны вакытында бирү бурычы турында хәбәр ителде. Сатучыларның аерым игътибары сатыла торган товарларның яраклылык вакытын һәм саклау шартларын үтәүне контрольдә тотуны көчәйтүгә юнәлтелгән.

Чара ахырында товарлар һәм хезмәтләр турында мәгълүмат белән брошюралар һәм буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International