Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инпекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре тарафыннан Яңа Чишмә мәктәбенең 2 нче сыйныф укучылары өчен «Грамоталы кулланучы» курсы буенча лекция үткәрелде.
Яшь кулланучыларга аларның хокукларын һәм бурычларын, бозылган хокукларны торгызу механизмын аңлаттылар, шулай ук товарлар сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге турында сөйләделәр.
Чара барышында укучылар күп сораулар бирделәр, сыйфатсыз товар сатып алу белән бәйле төрле ситуацияләр турында фикер алыштылар. Балаларга Кулланучылар белеме буенча буклетлар һәм брошюралар таратылды.