Әлмәт муниципаль районында яшәүчеләрне видео-кабул итү

2013 елның 3 сентябре, сишәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчелеге, гражданнарның проблемаларын вакытында хәл итү максатыннан чыгып, даими рәвештә Татарстан Республикасында яшәүчеләр өчен күчмә кабул итүләр, видео-кабул итүләр үткәреп килә. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Р.А.Арсланов 2013 елның 3 сентябрендә Әлмәт муниципаль районында яшәүчеләргә видео-кабул итү үткәрде. Гражданнар әлеге чара барышында үзләрен борчыган сорауларга төпле җаваплар ишетте.

Гражданнарны кабул итү барышында түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:

 

1. Хәбибуллина Лилия Имамали кызы

Сорау: Интернетта урнаштырылган интернет-сәүдә турындагы бер язмада, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законга үзгәрешләр кертелгән, әлеге үзгәрешләр нигезендә сатып алучы товарны сатып алучыга сәбәпләрен аңлатмыйча гына 7 көн эчендә кире кайтара ала, дип укыдым. Әлеге нигезләмәне аңлатып үтә алмассызмы икән?

Арсланов Р.А.: Чыннан да, 21.12.2004 ел, №171-ФЗ закон нигезендә “Кулланучылар хокукларын яклау турында” законга читтән торып сәүдә итүдәге хокукый мөнәсәбәтләрне җайга салу белән бәйле бик мөһим үзгәрешләр кертелде. Читтән торып сәүдә итү (дистанционная торговля) – кулланучыга товар үрнәге белән турыдан-туры танышу мөмкинлеге, ягъни сату-алу килешүен төзегәндә товарны тотып карау мөмкинлеге бирми торган, конкрет товарны үз күзләре белән карап-тикшереп, ошаганын сайлап алу мөмкинлеге бирми торган сәүдә төре ул. Законның 26-1 статьясында билгеләнгән тиешле норма буенча бик күп сораулар бар иде. Һәм, ниһаять, законда халыкара тәҗрибә нигезендә сатып алучының сатып алынган товарыннан күңеле сүрелү чоры булырга тиешлеген күздә тоткан хәлләрнең килеп чыгу ихтималын билгеләү турында карар ителде. Чыннан да, бүген 26-1 статьяның 4 пунктында, кулланучының, үзенә тапшырылганчы,  товардан теләсә кайсы вакытта баш тартуга хокуклы булуы турында нигезләмә бар. Әгәр дә инде товар тапшырылган һәм аңа түләнгән икән, үзенә тапшырылганнан соң 7 көн эчендә кулланучы аны кире кайтарырга мөмкин. Ягъни кулланучыга чынында үз хокукыннан файдалану һәм заказ биреп сатып алган товарын  үзендә калдырыргамы яки аннан баш тартыргамы икәнен хәл итү мөмкинлеге бирердәй норма бу.

2. Костюнина Светлана Николаевна

Сорау: Гарантиядәге товарны, әйтик, тартмасы юк, дип ремонтка алудан баш тартсалар, нинди законга таянып эш итәргә?

Арсланов Р.А.: Әлеге мәсьәләгә кагылышлы нигезләмәләр “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законның 16 статьясында билгеләнгән. Бу статьяда кулланучылар хокукларын кыскан килешү шартларының гамәлдә була алмавы күздә тотылган. Шуңа күрә үзенә таләпләр куела торган якның, янәсе тартмасы юк, дип, товарның үзенә хас булмаган җитешсезлекләрне дәлил итеп күрсәтергә маташуы – хокукка каршы килә торган гамәл.

3. Габдрахманова Гөлназ Хәзис кызы

Сорау: “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законның 25 статьясындагы 1 пунктында болай диелгән: “кулланучы азык-төлек булмаган сыйфатлы товарны  сатучыдан шундый ук башкасына алыштырып алуга хокуклы”. Миңа үз үтенечем буенча электр челтәре фильтры сатып алып кайтканнар иде. Тик аның бәясе мине канәгатьләндермәде. Бәя аермасын түләттереп, аны очсызрагына алыштыруларын таләп итә аламмы?

Арсланов Р.А.: Товарны алыштыруга нигез сыйфатында бәя мәсьәләсе күтәрелсә, бу, әлбәттә, товарны алыштыруга нигез булып тора алмый, чөнки товар бәясе “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 25 статьясында күздә тотылган нигезләр арасында юк. Бу – нигезләрнең тулы исемлеге, шуңа күрә сезнең үтенечегезне канәгатьләндерүдән баш тарту хокук бозу булып тора алмый.

4. Гаделшин Ринат Азит улы

Сорау: Экспертиза кирәк икән, аны сатучы үзе ясарга ыргылып тора. Сатып алучы ясаган экспертизага  исә беркемнең дә исе китми. Тик күпләр сатучы үткәргән экспертизаларга ышанмый. Ни өчен ышанмаулары аңлашыла. Кешеләр бәйсез экспертиза үткәреп, судка килә, ә суд бәйсез экспертиза нәтиҗәләрен санга сукмыйча, үзенекен билгели. Сез ничегрәк уйлыйсыз: экспертиза үткәрү җәһәтеннән кулланучыларның хокукларын кысу түгелме бу һәм, икенчедән, эксперт компанияләре эшен ничектер үзгәртергә кирәкмиме икән?

Арсланов Р.А.: Экспертиза үткәрүгә бәйле мәсьәләләрне судка кадәр тәртиптә хәл итүгә кагылышлы хәлләрдә кулланучы хокукларын кысу омтылышлары бардыр дип уйламыйм. Ул гына  да түгел: экспертизаны үткәрү бурычын сатучыга, җитештерүчегә һ.б йөкләү – кулланучы хокукларын яклауның өстәмә чарасы буларак исәпләнелде һәм хәзер дә шулай, чөнки аны үткәрү чыгымнары кулланучыга төшми. Без бу очракта да кулланучының товарга гарантия срогы дәвамында куйган таләпләре буенча сүз алып барабыздыр дип уйлыйм. Чөнки гарантия срогы чыккач, үзара мөнәсәбәтләрнең үзенчәлекләре барлыкка килә. Мин аларына кагылмыйм, нечкәлекләренә тукталып үтмим, чөнки сорау ул хакта түгел. Кулланучы гарантия срогы дәвамында кимчелекле товарга карата таләпләр куя икән, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законның 18 статьясы нигезендә аның экспертизаны мөстәкыйль уздыруга хокукы барлыгын онытмыйк. Тели икән – моны эшли ала ул. Тик кулланучы бу очракта чыгымланасын белеп торырга тиеш, чөнки экспертизаны беркем дә бушлай ясамый. Кулланучының, әлеге бәхәсле мәсьәләне карап тикшерүгә бәйле рәвештә килеп чыккан зыяннарны каплау белән беррәттән, экспертиза ясау чыгымнарын каплауны таләп итүгә дә хокукы бар анысы. Әйтәсе килгән сүзем шул: кулланучыга экспертизаны мөстәкыйль үткәрүгә беркем дә комачаулык итә алмый. Хәер, тормыш тәҗрибәсеннән күренгәнчә, экспертиза нәтиҗәләре болай да күбесенчә кулланучылар файдасына, аларның белдергән таләпләрен канәгатьләндерү йөзеннән чыгарыла. Законда тиешле таләпне канәгатьләндерүне карап тикшерү срогын бозган өчен неустойка түләтү ихтималы белән бәйле гражданлык-хокукый механизмнар бик төгәл билгеләнгән: срок чыкканнан соң һәр көн өчен товар бәясенең бер проценты күләмендә. Сатучы экспертиза нигезендә яки аны үткәрмичә кулланучы таләпләрен канәгатьләндермәсә, неустойканы исәпләү белән бәйле хәлләр килеп чыга. Кулланучы хокукларын яклауны гарантияләүче тагын бер механизмыбыз бар. Кулланучының неустойканы түләтү турында таләпләре ирекле тәртиптә канәгатьләндерелергә тиеш. Суд әлеге ирекле тәртипне бозган өчен дәгъва суммасының 50 проценты күләмендә штраф түләтергә тиеш (кулланучылар хокукларын яклауны көчәйтү максатында законга үзгәрешләр кертү нәтиҗәсендә мөмкин булды бу, элегрәк судның штраф түләтүгә хокукы гына бар иде). Шуңа күрә, бүген экспертиза ясаудан мәгънә юк, аның нәтиҗәләре кулланучы мәнфәгатьләрен яклауга берничек тә ярдәм итә алмый, дип әйтмәс идем. Болай уйлау дөрес түгел. РФ Гражданлык-процессуаль кодексы кысаларында эшләнгән бик аңлаешлы  нигезләмә бар. Анда экспертизаның әһәмияте, аны үткәрү мәсьәләләре һ.б  – барысы да  бик төгәл билгеләнгән.

5. Сорау: Ни өчен мәктәпләрдә спиртлы эчемлекләрсез узмый торган банкетлар, туйлар һәм башка шундый күңел ачу чаралары үткәрү рөхсәт ителә икән?

Җавап: “Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында” 22 ноябрь, 1995 ел, №171-ФЗ Федераль законның гамәлдә булуы, оештыру-хокук формаларына һәм милек формаларына бәйсез рәвештә,  этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен хәл итүче юридик затлар (оешмалар), азык-төлек булмаган спиртлы продукцияне, сыра, шулай ук аның нигезендә җитештерелә торган эчемлекләрне ваклап сатучы хосусый эшмәкәрләр, әлеге оешмалар һәм хосусый эшмәкәрләр белән хезмәт мөнәсәбәтләрендә торучы, ваклап сату-алу килешүләре буенча сатып алучыларга алкогольле продукция җибәрүче физик затлар (сатучылар) катнашындагы мөнәсәбәтләргә, шулай ук алкогольле продукцияне куллану (эчү) белән бәйле мөнәсәбәтләргә кагыла.  Бу очракта бүлмәне арендалау килешүе төзелә, алкогольле продукцияне ваклап сату уку йортларында хәл ителми. Әхлак күзлегеннән чыгып караганда, әлбәттә, уку йортында хәмер куллану килешми.

6. Сорау: Шәһәрнең бер кварталында бик күп сәүдә объектлары урнашкан, әйтик, мин яши торган өй янында гына 5 кибет бар! Сәүдә объектларын урнаштыру яки алар арасындагы ераклык нинди дә булса закон нигезендә җайга салынамы?

Җавап: Сәүдә объектларын урнаштыру ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә керми. Сезгә әлеге мәсьәләне хәл итүгә компетентлы шәһәр төзелеше советына мөрәҗәгать итегез.

7. Хаҗиев Айдар Фәез улы

Сорау: Сезнең территориаль подразделениеләр төрле тикшерүләрне мөрәҗәгатьләр һәм шикаятьләр буенча гына үткәрәме, әллә үзләре ничек тели – шулаймы?

Арсланов Р.А.: Соравыгызга җавап биргәнче, иң элек шуны әйтәсем килә: ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре әлеге хокукый мөнәсәбәтләрне җайга салган “Дәүләт контрольлеген, күзәтчелек һәм муниципаль контрольлекне хәл иткәндә юридик затларның һәм хосусый эшмәкәрләрнең хокукларын саклау турында” 26 декабрь, 2008 ел, №294-ФЗ Федераль закон кысаларында гына эш итә. Анда планлы һәм планнан тыш тикшерүләр үткәрүгә барлык нигезләр билгеләнгән.  Бүгенге хокукый кырда планнан тыш чаралар үткәрүгә нигезләрнең берсе булып кулланучыларның, гражданнарның мөрәҗәгате (мөрәҗәгатьтә аларның турыдан-туры кулланучы буларак хокукларының санга сугылмавы турында мәгълүмат булганда) тора. Шуңа күрә мондый мөрәҗәгатьләр алынганда, планнан тыш контрольлек чарасы үткәрүгә нигез барлыкка килә.

8. Хәкимова Гөлнара Фазыйхан кызы

Сорау: Законда товарның аерым бер комплектлау детальләренә һәм состав өлешләренә сатучының гарантия срогы билгеләвен тыю күздә тотылганмы?

Р.А.Арсланов: Мондый тыю юк. Бездә гарантия срогын билгеләүгә, шул исәптән комплектлау детальләренә, состав өлешләренә гарантия срогын билгеләүгә бәйле барлык мәсьәләләр “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 19 статьясында җайга салынган. Анда бу мәсьәләләрнең барысы да бик аңлаешлы  бәян ителгән.  Комплектлау детальләренә, состав өлешләренә гарантия срогы тулысынча товарның үзенә билгеләнгән гарантия срогыннан кимрәк булырга мөмкин.

9. Зарипова Элина Фәрит кызы

Сорау: Сатучы товарны кайсы очракларда дәгъва белдерелгәннән соң җиде көн эчендә, кайсы очракларда 20 көн эчендә алыштырырга тиеш? Шуны аңлатсагыз иде.

Р.А.Арсланов: Кулланучы белән тиешле субъектлар арасында үзара мөнәсәбәтләрне билгеләгән “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 21 статьясында, кулланучы товарны алыштыру турында таләп куйган очракта дәгъваны карап тикшерүнең һәм тиешле таләпне карап тикшерүнең берничә срогы күздә тотыла, дип билгеләнгән. 21 статьяга шундый мәгънә салынган: Законның 18 статьясында күздә тотылган процедураларны үткәрү зарурлыгы килеп тумаган очракта кулланучы 7 көн эчендә товарны алыштыруга хокуклы. 21 статьяда күздә тотылган 20 көнлек срок исә товарның сыйфатын тикшерү очрагына бәйле. 7 көнлек срок санга сугылмаган икән, кулланучыга товарның сыйфатын тикшерү зарурлыгы турында  мәгълүмат җиткерелмәгән очракта, теоретик яктан чыгып караганда  бу срок бозылган дигән сүз.  Кулланучының экспертиза үткәрүне карап тору хокукы бар, шуңа күрә әлеге гамәлләр, кулланучыга бу хакта  җиткерелмичә генә, тиешле субъект тарафыннан мөстәкыйль рәвештә хәл ителә алмый.

10. Ибраһимова Римма Хафиз кызы

Сорау: Алкогольле продукцияне (сыра һәм сыра эчемлекләреннән тыш)  һәм спиртлы продукцияне ваклап сату күләмнәре турында декларацияләр, шулай ук сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сату күләмнәре турында декларацияләр тутырганда нәрсәләрне исәпкә алырга кирәк?

Р.А.Арсланов: Декларацияләр тутырганда  “Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү, аның әйләнеше һәм (яки) куллану күләме, производство егәрлекләрен куллану турында декларацияләр тутыру тәртибе хакында” 23.08.2012 ел, №231 “Росалкогольрегулирование” боерыгы белән расланган Декларацияләрне тутыру тәртибе кагыйдәләрен, шулай ук “Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү, аның әйләнеше һәм (яки) куллану күләме, производство егәрлекләрен куллану турында декларацияләрне электрон рәвештә тапшыру форматы хакында” 28.08.2012 ел, №237 “Росалкогольрегулирование” боерыгы белән расланган формат таләпләрен исәпкә алырга кирәк. Әлеге документлар белән “Консультант”, “Гарант” мәгълүмати-хокукый системаларда яки “Росалкогольрегулирование” сайтында (www.fsrar.ru) танышырга була.

11. Фадеева Елена Фадеевна

Сорау: Кулланучылар хокукларын бозмасыннар өчен хосусый эшмәкәрләргә нинди дә булса чаралар үткәреләме?

Р.А.Арсланов: ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хуҗалык итүче субъектлар өчен системалары төстә чаралар (куллану белемнәре нигезләрен өйрәтү мәсьәләләре буенча семинарлар, “түгәрәк өстәл”ләр) үткәреп килә. Әйтергә кирәк, хәзер сатучылар үзләре бу җәһәттән активлашып китте. Төрле низаглы хәлләрне җайга салырга өйрәтү күздә тотылган лекцияләргә килергә теләк белдерүчеләр саны айдан-айга артып тора. Шул сәбәпле кулланучылар хокукларын яклау турында закон таләпләрен үтәү мәсьәләләре буенча семинарларны тыңлаган хуҗалык итүче субъектлар саны да елдан-ел ишәя. Бу юнәлештә актив эш алып барыла.

12. Сорау: Ни өчен, әйтик, колбаса һ.б җитештерү буенча җирле производство үсми?

Р.А.Арсланов: Татарстан Республикасы предприятиеләре продукциясен сату күләмнәрен арттыруга  юнәлдерелгән чараларны эшләү һәм тормышка ашыру Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе булып тора. Безнең максат – республикабызның кулланучылар базарында җирле җитештерүчеләрнең сыйфатлы, көндәшлеккә сәләтле товарлары өлешен арттыру, товарларын таныту буенча җирле җитештерүчеләрнең активлыгын көчәйтү, халыкка  тиешле мәгълүмат җиткереп бару.

13. Сосискаларны ничек сайларга, һәм аларның кайсылары сәламәтлек өчен зыянсыз?

Р.А.Арсланов: Ачык алсу төстәге яки караңгы төстәге сосискаларны алмагыз: беренче очракта буяулар күп булса, икенчесендә – консервантлар. Соргыт алсу төстәге продуктны эзләгез һәм төрелмәсен карагыз. Сосиска алып кайткач, иң элек этегезгә яки мәчегезгә ашатып карасагыз. Йорт хайванының исе китмәсә, сезгә дә  мондый ризыктан баш тарту хәерле. Продукт этикеткасында, соя юк, дип язылган булса, составын тагы да игътибарлырак укып чыгыгыз: сояны еш кына азык җепселләренә, клетчаткага алыштыралар. Куркыныч түгел бу, тик ит булмаган ризыкка нигә шуның кадәр акча исраф итәргә? Сосиска һәм сарделькалар төрелмәләренә еш кына, натураль тышчалы, дип язалар. Продуктны пешергәндә ертылса, димәк, ул ясалма. Кыздырып яки кыска дулкынлы мичтә пешереп, продуктта каррагинан микъдарын билгеләргә була. Сосиска шәлперәйсә яки, киресенчә, кабарса, җитештерүче аллергия китереп чыгара торган каррагинан матдәсен жәлләмәгән, дигән сүз. Бик тозлы сосисканы да ашарга кирәкми: анда натрий нитриты бик зур микъдарда булырга мөмкин – ә бу гаять зарарлы. Артык йомшак икән, сосиска асылда аксым өстәмәләреннән эшләнгән дигән сүз: ит каты булырга тиеш. Ризыкны учыгызга салып кысып карагыз. Күпме  буяу кулланганлыгын белү өчен колбаса ризыгын тозлы суда пешереп карагыз: су алсу төскә керсә, ашамагыз. Крахмал микъдарын белү дә кыен эш түгел: ризык кисәгенә бер тамчы йод тамызырга кирәк. Тамчы зәңгәрләнсә, колбасада крахмал күп, ә ит бөтенләй юк диярлек. Кыйммәт торуы ризыкның, һичшиксез, сыйфатлы булырга тиешлеген аңлатмый. Сосиска, сарделька яки теләсә кайсы башка ит ризыклары белән агуланганда, кул кушырып утырмагыз: сезнең сәламәтлегегезгә китерелгән зыянны каплауны, мораль зыянны компенсацияләүне генә түгел, товар өчен түләнгән акчагызны кире кайтаруны таләп итүгә дә хокукыгыз бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International