Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече тарафыннан Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта лекция үткәрелде.
Лекциянең максаты - кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә, шул исәптән финанс хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә хокукый мәгълүмат җиткерү.
Актив әңгәмә формасындагы очрашу дустанә атмосферада узды. Анда катнашучыларга кулланучы белән эшкуарлык эшчәнлеге субъекты арасында барлыкка килгән мөнәсәбәтләрне җайга салуга юнәлдерелгән дәүләт һәм иҗтимагый хәрәкәтләр тарафыннан гамәлгә ашырыла торган чаралар комплексы турында мәгълүмат җиткерелде.
Чара ахырында төрле буклетлар, «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы номерлары таратылды.