Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының 8-9 сыйныф укучылары өчен кулланучылар белемнәре нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес оештырды.
Чара барышында укучыларга ел саен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан оештырыла торган кулланучылар хокукларын яклау темасына Олимпиада үткәрелүе турында сөйләделәр. Ачыкланганча, бу мәктәпнең ике укучысы инспекция сайтында Олимпиадада катнашучылар буларак теркәлгән һәм лекция барышында Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны белүдә аерым кызыксыну күрсәткән.
Чара барышында укучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлеге, «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау комплекслы системасын үстерү» ярдәмче программасын вакытында кабул итү нәтиҗәсендә кулланучылар базарында ирешелгән уңай нәтиҗәләр турында мәгълүмат җиткерелде.
Сыйныфтан тыш дәрес вакытында укучылар белән «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нормаларын, ваклап сату-алу килешүе буенча товар сату кагыйдәләрен һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләренең кайбер нигезләмәләрен карадылар, кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.