Узган ял көннәрендә Алексеевск шәһәр тибындагы бистәдә авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.
Кулланучыларга эре товар җитештерүчеләрнең дә, кече крестьян-фермер хуҗалыкларының да продукциясе тәкъдим ителә. Сатып алучылар парлы ит, балык һәм яшелчәләрне чирвт торып алды. Агросәнәгать комплексы предприятиеләре ашлык һәм сенажны да сатуга куйганнар.
Районның кулланучылар базарын арзан бәядән югары сыйфатлы товарлар белән тутыру, җитештерүчеләрне җитештерелгән продукцияне сатуның өстәмә урыннары белән тәэмин итү - чарада катнашучылар фикеренчә, авыл хуҗалыгы ярминкәсенең ирешелгән төп бурычлары.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече тарафыннан чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау буенча законнарны аңлаткан күпсанлы буклетлар таратылды һәм консультацияләр бирелде.