Бәхәсне экспертиза хәл итте

2013 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

Кулланучы (без аны шартлы рәвештә N дип атарга булдык) Зеленодол шәһәре кибетеннән “Toshiba” телевизоры сатып алган. Тик яңа телевизор алу шатлыгы озакка сузылмаган: бер атнадан соң телевизор сафтан чыккан – тавышы беткән.

Кулланучы сыйфатсыз телевизор өчен түләнгән акчаны кире кайтаруларын сорап, кибеткә мөрәҗәгать иткән. Сатучы товарны кабул итеп алган, диагностика үткәреп, кулланучы гаебе белән телевизорга механик зыян килгәнлеген ачыклаган.

Шуннан кулланучы безгә – Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә мөрәҗәгать итте. Белгечләр тапшырылган документлары белән танышканнан соң судка дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать итәргә киңәш бирде.

Кулланучы законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау өчен Зеленодол җәмәгать судына мөрәҗәгать итте. Суд утырышына өченче зат сыйфатында территориаль орган белгече чакырылды, “Toshiba” маркалы телевизорга бәйсез экспертиза үткәрү турында карар кабул ителде.

Экспертиза нәтиҗәсендә дәгъвачы тарафыннан белдерелгән җитешсезлекнең телевизорны дөрес файдаланмау аркасында килеп чыкканлыгы  расланды.

Шулай итеп, җәмәгать суды карары белән дәгъвачының телевизорны сату-алу килешүен өзү турында таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тартылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International