«Оптовая ярмарка» кибете хезмәткәрләре өчен укыту семинары үткәрелде

2023 елның 29 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе белгечләре тарафыннан «Оптовая ярмарка» кибете хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укыту семинары үткәрелде.

Укыту вакытында сатучыларга товарда кимчелекләр табылганда кулланучыларның хокуклары, товарның кимчелекләренә карата кулланучының таләпләр кую вакыты, товарның кимчелекләрен сатучы тарафыннан бетерү һәм тиешле сыйфатсыз товарны алыштыру тәртибе, шулай ук кулланучының тиешле сыйфатлы товарны алмаштыру хокукы аңлатылды.

Чара Татарстан Республикасы кулланучылар базарында сатыла торган товарларның сыйфатын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International