Профилактик визит үткәрделәр

2023 елның 2 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре төбәк дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда, закон белән саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү, зыян китерү куркынычын профилактикалау максатларында Ютазы районының сәүдә объектында профилактик визит үткәрде.

Әлеге визитның нигезе булып «Б.Д.А.». шәхси эшмәкәренең алкогольле продукцияне ваклап сату өлкәсендә бер ел элек, ягъни 2023 елның 10 мартында эшчәнлек башлауы тора.

Хуҗалык субъекты вәкиленә РФ Хөкүмәтенең 30.11.2022 елның 2173 номерлы «Сыра, сыра нигезендә ясала торган эчемлекләрне һәм аерым төр аз алкогольле эчемлекләрне идентификацияләү чаралары белән маркировкалау кагыйдәләрен раслау турында» карарына ярашлы рәвештә сыра, сыра эчемлекләрен идентификацияләү чаралары белән маркировкалау кагыйдәләре («Честный Знак» маркировкалау системасы) аңлатылды. Идентификация чаралары белән мәҗбүри маркировкаланырга тиешле товарлар әйләнешен мониторинглауның дәүләт мәгълүмати системасын сыра, сыра нигезендә җитештерелгән эчемлекләргә карата кертү үзенчәлекләре, һәм аз алкогольле эчемлекләрнең аерым төрләре турында сүз барды.

Индивидуаль эшкуарга алкогольле һәм спиртлы продукцияне сатуда мөмкин булган хокук бозулар турында, бу өлкәдә законнарда билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне үтәү буенча чаралар турында, алкогольле һәм спиртлы продукцияне сату өлкәсендә дәүләт региональ контролен (күзәтчелеген) оештыру һәм гамәлгә ашыру тәртибе турында, мәҗбүри таләпләрне үтәмәгән өчен җаваплылык чаралары турында мәгълүмат бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International