Без барыбыз да көн саен клиентлар ролендә. Ләкин кайвакыт күрсәтелгән хезмәт яки аның сыйфатсызлыгы аркасында сатып алынган товардан канәгать калмыйбыз. Үз хокукларын белмичә, димәк, үз мәнфәгатьләрен яклый алмыйча, кулланучылар кайвакыт хаталар ясыйлар, аларны билгеле бер вакыттан соң төзәтеп булмый.
Халыкара өлкәннәр көне алдыннан Баулы шәһәренең «Березка» инвалидларны реабилитацияләү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар Әлмәт территориаль органы белгече Галиева К. Г. белән очрашты.
Кадрия Габрахман кызы катнашучыларга кулланучының хокуклары бозылган очракта дөрес эш итәр өчен нәрсәләрне белергә кирәклеге турында сөйләде. Мәсәлән, кибеттә, базарда, транспортта, шәхси фирмаларга, шәхси эшмәкәрләргә мөрәҗәгать иткәндә хокуклар бозылганда ничек дөрес эш итәргә кирәклеге аңлатылды. Ял итүчеләр биргән конкрет сораулар буенча практик киңәшләр бирелде.
Очрашуда катнашучыларга мәгълүмати буклетлар бирелде.
Очрашу кызыклы узды, һәм, һичшиксез, алынган мәгълүмат катнашучыларга көндәлек тормышларында файдалы булачак.