Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы үз пенсионерларын бәйрәм белән котлады

2023 елның 2 октябре, дүшәмбе

Ел саен бөтен дөньяда 1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Бу көнне хезмәт коллективлары пенсионерларын хөрмәтлиләр. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы коллективы да читтә калмады, ул үзенең пенсионерларын - территориаль органның элеккеге башлыгы Әсхәт Сәлахиевны, консультант Елезавета Заворохинны, әйдәп баручы белгеч-эксперт Розалия Кадыйрованы бәйрәм белән котладылар.

Очрашу барышында пенсионерларга җылы теләкләр, ныклы сәламәтлек, иминлек һәм бәхетле булуларын теләделәр. Элекке хезмәттәшләре белән бергә эшләгән чорны искә төшерделәр һәм төрле тормыш хәлләре турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International