Нурлат шәһәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды

2023 елның 3 октябре, сишәмбе

1 октябрьдә Нурлат шәһәрендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.

Авыл җирлекләре, район авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, фермерлар һәм шәхси эшмәкәрләр ярминкәдә үз продукцияләрен һәм эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр.

Ярминкә эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Алия Гәрәева катнашты. Шәһәр халкы һәм кунаклары кирәкле товарларны сатып алудан тыш, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр дә ала алдылар.

Пенсионерлар һәм ветераннарга кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мәгълүмат бирелде.

Чара барышында кулланучылар мөнәсәбәтләре өлкәсендә актуаль темаларга мәгълүмати белешмәлекләр һәм буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International