Октябрьнең беренче көннәрендә Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтү матур традициягә әверелде.
2023 елның 2 октябрендә Буа районы Түбән Наратбаш авыл җирлеге мәдәният йортында «Ядкәр» фольклор ансамбле катнашучылары белән очрашу узды. Ансамбльдә нигездә пенсионерлар чыгыш ясый. Очрашу актив әңгәмә формасында һәм дустанә атмосферада узды, ветераннар яшьлек елларын искә төшерделәр, халык җырларын җырладылар.
Әлеге чарада Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре Гүзәл Гайнуллина да катнашты. Белгеч үз чыгышында кулланучы белән башкаручы яки сатучы арасында барлыкка килгән мөнәсәбәтләрне җайга салуга, алынган мәгълүматны законлы хокукларын яклау өчен куллануга юнәлдерелгән дәүләт һәм иҗтимагый хәрәкәтләр тарафыннан гамәлгә ашырыла торган чаралар комплексы турында мәгълүматны җиткерде.
Чара ахырында Кулланучылар өчен буклетлар һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы координаталары белән визит карточкалары таратылды.