Халыкара өлкәннәр көненә багышлап хуҗалык итүче субъект вәкилләре өчен укыту семинары үткәрелде

2023 елның 4 октябре, чәршәмбе

Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Татарстан Республикасы Әлки районының «Hair Salon» матурлык салонында эшкуарлык эшчәнлеген алып баручы хуҗалык итүче субъект өчен укыту семинары үткәрде.

Чара барышында матурлык салоны тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләрне көйләүче норматив-хокукый актлар каралды. Кулланучылар өчен мәҗбүри мәгълүмат урнаштыру тәртибе аңлатылды. Чәчтараш хезмәтләре күрсәтүче персоналга таләпләр, шулай ук хезмәт күрсәтү процессында кулланыла торган материалларга һәм җиһазларга таләпләр каралды, күрсәтелгән хезмәтнең кимчелекләре ачыкланган очракта яки клиент тарафыннан ризасызлык булганда өстәмә хезмәт күрсәтү очрагында кулланучының хокуклары аңлатылды.

Хуҗалык итүче субъект вәкиле белән уздырыла торган чаралар кысаларында халыкның социаль якланмаган категориясе өчен акцияләр үткәрү, шул исәптән пенсионерларга һәм инвалидларга өстенлекле хезмәт күрсәтү мәсьәләсе күтәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International